Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Циффрлаштыру: гадидән катлаулыга»-информация сәгате

Китапханәдә әлеге чара Татарстан Республикасында циффрлаштыру елы уңаеннан уздырылды. Циффрлаштыру. Бу термин нәрсә аңлата? Ул ничек барлыкка килгән? Бу әйләнә-тирә дөньяның санлы тасвирламасы. Циффрлаштыру-компьютер эшкәртү өчен яраклы форматта әйләнә-тирә дөньяның санлы картинасы, ягъни санлы игезәк. Циффрлаштыру-яңа чынбарлык. Компьютер белән эшләү осталыгы төрле яшьтә төрлечә. Әңгәмә барышында укучыларга заманча технологияләр, ясалма интеллект мөмкинлекләре турында сөйләнде.Укучылар компьютерда эшләү кагыйдәләрен белгәнлектән, без алар белән Microsoft Power Point программасында презентация булдыру буенча мавыктыргыч мастер-класс үткәрдек.Эшне башлау өчен,без рамканы сайлау серләрен,темага рәсемнәр,төрле формаларда һәм зурлыкларда фотосурәтләр урнаштыру, WordArt та язулар язу серләрен өйрәнәбез. Шулай ук дәрестә вакыт урнаштыру,битләрне күчерү һәм безнең эш өчен тавыш төрләре өйрәнелде.