Батырлык дәресе “Ватан геройлары көне. Сугыш елларының каһарман балалары”
Батырлык дәресе “Ватан геройлары көне. Сугыш елларының каһарман балалары” дигән күргәзмәгә нигезләнеп оештырылды. Балалар бу бәйрәмнең тарихы белән таныштылар. Геройлар кемнәр соң алар?- дигән сорауга балалар белән бергә җаваплар таптык.”Герой-үзенең тормышы өчен куркыныч белән бәйле яхшы эшләр эшләгән кеше”-дип аңлаттылар алар.
Балалар Бөек Ватан сугышы геройлары- герой пионерлар, тыныч тормыш геройлары, хезмәт геройлары, спорт геройлары белән таныштылар. Шулай ук үзебезнең Зәй районыннан чыккан Советлар Союзы Геройлары Майков Н. И., Ларионов Г. Ф. ,Дан ордены кавалеры Александр Васильев турында, аларның тормыш юллары, батырлыклары турында бирелеп тыңладылар.
Үзебезнең авылның Социалистик Хезмәт Герое Хөснетдинова Мария Николаевна турында сөйләнде. Әлеге мактаулы исем аңа авыл хуҗалыгы хезмәтендә югары уңышларга ирешкәне өчен, техниканы югары дәрәҗәдә кулланылышка керткәне өчен бирелә. Ленин Ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» алтын медале белән бүләкләнә.
Укучыларга герой-пионерлар һәм Зәй районы геройлары турында презентацияләр күрсәтелде.