Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Җылылык көтә җирдә һәр йөрәк»инвалидлар янында кунакта

3 нче декабрьдә, Бөтендөнья күләмендә, Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Тумыштан, балачактан яки олыгайгач каты авырудан зыян күргән кешеләр проблемаларына игьтибарны җәлеп итү мөмкинлеге бирә торган ункөнлек бу.Мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә карата изге күңелле, рәхим-шәфкатьле булу бүгенге катлаулы чорыбызда
бик тә кирәкле кешелеклелек, мәрхәмәтлелек билгесе булып тора.
Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр дә күп. Шундый геройларыбызның берсе – Әфган жирлегендә узенең сәламәтлеген югалтып, күзенә зыян килгән авылдашыбыз Айрат Мухаметдинов.
Без мәдәният хезмәткәрләре ,җирле узидарә башлыгы Юрий Исмәгыйль улы белән бергә Айратлар йортында кунакта булдык.
Безнең белән авылдаш җырчы - гармунчы егетебез Ринат Зиннатов та барды. Ринатның моңлы җырлары Айратка яшәргә көч өстәде. Айрат үзе дә Ринатка кушылып жырлады.
Айратка карасаң бер дә авыру кебек түгел, аның көчлелегенә сокланып, узебез дә рухи азык алып кайттык.Ул төрле кызыклы мәзәкләр,шигырьләр сөйләде.