Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Түгәрәк өстәл:«Коррупциягә“Юк!” дип әйтик»

«Сердәш” клубы кызлары белән түгәрәк өстәл артында «Коррупциягә :“Юк!” дип әйтик»дигән темага фикер алышу узды. Ришвәтчелеккә каршы көрәш көне Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан кабул ителә hәм ел саен 9 декабрьдә билгеләнә.  Коррупция ул ниндидер феномен.Аның кайдан килеп чыгу серен эзләп табу бик авыр. Бу тема буенча ришвәтчелекнең тамыры ерак чорларга барып тоташуы, аның җәмгыятебез өчен никадәр куркыныч булуы, җинаятьчелекне, социаль тигезсезлекне арттыруы турында уртага салып сөйләштек. Һәркем үз фикерен җиткереп,көндәлек тормышыбыздагы мисаллар китерелде.

Татар әдәбиятына күз салып,күргәзмәдәге китаплар геройлары турында да сөйләштек. Г.Камалның “Банкрот”,”Бүләк өчен”, Зөлфәт Хәкимнең “Бармы ришвәттән дәва?..” – дигән китаплары җәмгыятьнең көн кадагына суга торган проблемаларын яктырткан әсәрләр.

Рус әдәбиятыннан да күп кенә мисаллар китерергә мөмкин булыр иде. Н.В.Гогольның “Ревизор” комедиясендә ялган һәм ришвәт алып көн күрүче чиновник аппараты тәнкыйтьләнә. Шулай ук бу тема Грибоедовның  “Горе от ума” әсәрендә дә күтәрелә.