Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Кулларыннан гөлләр тама"-мастер класс

Китапханәдә “Оста куллар” түгәрәге җитәкчесе Нурфия Хөснетдинова белән остаханә узды.Ул безгә Тильда курчагы ясау серләрен чиште. Хәзерге заман мәдәниятенда Тильда аерым урын алып тора. Бу курчакчык яңа нәрсә түгел, – Норвег уйлап табучысы Тони Финнангер аны туксанынчы елларда ук уйлап тапкан.Нурфия сөйләгәнчә ,Тильда балаларга да, өлкәннәргә дә ошый торган өй уенчыгы. Ул моның өчен табигый тукымаларны гына кулланган: киемнәр әзерләү өчен тукыма, бау, сәйләннәр һәм сәдәфләр, йон  җепләр һ.б.

“Курчаклар дөньясына кереп китсәң, тиз генә чыга алмыйсың”-ди “алтын куллы”Нурфия . Ул һәр хезмәте турында тәмләп, бик озаклап сөйли ала. Моңа кадәр әзер курчакларны зәвыклы,затлы,милли  итеп  киендерсә,хәзер ясый торган курчакларына исә бөтенләй яңа сулыш өрә. Курчакка киемнәрне үзе бәйләп киендерә,алмаш киемнәр дә әзерли.                                                             Нурфия бу шогылен бик яратып башкара,аңа сокланмый мөмкин түгел.

Шулай ук ул безгә әзер өлгеләр алып төшеп,башка бик уңайлы шапка ясау  серләренә дә төшендерде.