Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Син әнием минем өчен, бу дөньяда бер генә» әдәби-музыкаль кичә

Әниләр көненә, мәдәният йорты белән берлектә «Син әнием минем өчен, бу дөньяда бер генә»дигән әдәби-музыкаль кичә уздырдык. Кичә өчен “Халкыбызның күңел бизәкләре “исеме астында кул эшләреннән күргәзмәләр төзелде.”Кадерле яраткан әниемә”дигән конкурста ,әниләргә хат язып юлланды. Кичәне фольклор чыгышы М.Кәримнең “Кыз урлау”әсәренә нигезләнеп язылган күренеш белән ачып җибәрде. Авылыбызның җирле шагыйрәләре исә, үзләренең әсәрләре белән чыгыш ясадылар.Бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барылды,чәй өстәле артында дәвам итте.