«Россия символлары. Петр I» Бөтенроссия Олимпиадасы
17 ноябрьдә китапханәдә күренекле реформатор, Россия императоры Петр I тууына 350 ел тулу уңаеннан «Россия символлары. Петр I» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе оештырган Олимпиадада, Аксар мәктәбе укучылары да бик теләп катнаштылар. Олимпиада биремнәрендә ун сорау кертелгән иде. Укучылар шуларның тугызына тест форматында, ә унынчы сорауга тулы җавап бирделәр.
Барысы да сертификат һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.