Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Юлда йөрсәң бул өлгер,юл кагыйдәләрен бел!»-танып-белү сәгате

Балалар бакчасында-күчмә китапханәдә балалар өчен “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” атналыгы кысаларында «Юлда йөрсәң бул өлгер,юл кагыйдәләрен бел!» дип исемләнгән танып-белү сәгате уздырылды.

Кечкенәләрне Т.Шакированың “Юл хәрәкәте билгеләре”,В.Лиходедның “Уроки светофора”, А.Усачёның “Правила дорожного движения”китаплары аша юл йөрү кагыйдәләре белән таныштырдык,уеннар аша кагыйдәләрне ныгыттык.

 «Юл чатында светофор»-исеме астында светофор рәсемен балалар бик яратып ясадылар.