«Тормыш матур бердәм булганда»дуслык турында аралашу сәгате
Китап укучылар өчен 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көненең тирән рухи мәгънәгә ия булуы турында, китапханәдә дуслык турында аралашу сәгате үтте. «Тормыш матур бердәм булганда»дип аталган дәрескә шул исемдә китап күргәзмәсе төзелде.Тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдырган бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Укучыларга дәүләт күләмендәге бу бәйрәмнең тарихы турында кыскача мәгълүмәт бирелде. Укучыларга “Дуслык нәрсә ул?”-дигән сорауга алар “Кешеләр арасындагы бер-береңә ихтирам,карашлар берлеге арасында туган мөнәсәбәт”-дип җавап бирделәр.Шулай ук “Чын дус нинди була?” дигән сорауга да, балалар бик матур,төгәл җаваплар бирделәр. Дуслык турында мәкаль-әйтемнәр биремендә дә укучылар сынатмады. Аралашу сәгатен “Дуслык кагыйдәләрен” санап төгәлләдек.