Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Ялкын киләчәкне яктырта»-журналга обзор ясау

Яшүсмерләр өчен  «Октябрь ае журналлары сезнең өчен» дигән обзор үткәрелде. “Ялкын” - урта һәм олы яшьтәге мәктәп балаларына ял сәгатьләрендә уку өчен шәп журнал! Ялкын ул әлбәттә бай тарихлы. Инде күптән чыгып килә торган,кызыклы маҗаларга бай октябрь ае журналы белән  таныштык.

Журнал тышлыгында – «21 гасыр лидеры» бәйгесе җиңүчесе, Татарстанның «Скаутлар» хәрәкәте вәкиле – Венера Белялова. Аның белән скаутның бурычлары һәм лидерлык турында язылган язманы бергәләп укыдык.                         Октябрь ае –  укытучыларны хөрмәтли торган ай булганга ,бу  санда «идеаль мәктәп» темасына язмалар: татар җырчылары, җәмәгать эшлеклеләре мәктәптә эшләсә, алар нинди фән укытырлар иде икән?дигән хыялый рубрика  да укучыларга бик ошады.

 «Тәҗрибә» сәхифәсендә исә  яшүсмерләрне , көзге фотосессия өчен идеяләр, бүләк сайлау буенча лайфхаклар һәм көзге хандрадан профилактик киңәшләр белән таныштырдык. «Иҗат» сәхифәсендә исә укучыларны узган елгы «Яшәү чыганагы – газ» бәйгесе җиңүчеләренең иҗаты белән  таныштырдык. Аларны быел да узачак әлеге бәйгегә катнашырга өндәдек,журналда барысы турында аңлатып язылган, бүләкләр дә яхшы булуы турында укып белдек.