Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Көзге уңыш»бәйрәме

 Китапханәдә   табигатьнең иң матур мизгеле, алтын көзгә багышланган уңыш бәйрәме үткәрелде.   Кичә көзге байлык, көзге муллык турында булды.

Кичә өчен “Табигатьтә алтын көз”дигән китап күргәзмәсе һәм яшелчәләрдән торган “”Көз яме-уңыш белән” дигән күргәзмәләр төзелде.

Бәйрәмне алып баручы ел фасылы,аның сынамышлары турында сөйләп ачып җибәрсә,ә Көз кызы үзенең биремнәре белән укучыларны тапкырлыкта сынады.Көз кызының исемен балалар кроссворны чишеп ,аның Сөмбелә икәнен белделәр.

Балалар белән җитезлеккә,тапкырлыкка төрле  уеннар  уйнадык.Мәсәлән: кулга бияләй яисә перчатка киеп миләш чүпләү, яисә “Золушка уены” дип аталган,кабак төше белән борчакны аерыру уеннарын балалар бик яраттылар.Шулай ук “Яфракны таны”уенында да балалар бик актив катнашты.Бәйрәм бик күңелле узды,соңыннан балаларга тәмле призлар таратылды.