Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Табигатьтә алтын көз"күргәзмәләре

Китапханәдә мәктәп укучылары өчен "Табигатьтә алтын көз" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли.Әлеге күргәзмәдә ел фасылына багышланган шигырьләр,хикәяләр,”Табигать күренешләре энциклопедиясе” дигән китаплар урын алган.

Китап күргәзмәсе белән беррәттән “Көз яме-уңыш белән”дигән күргәзмәне укучылар белән бергәләп ясадык.Төрле  формага кергән яшелчә,көзге яфраклардан торган күргәзмә һәркемне үзенә җәлеп итә.