«Цифрлы дөнья- китапханәдә»-компьютер дәресе
2022 ел Цифрлаштыру елы уңаеннан китапханәдә укучылар өчен компьютер грамоталылыгы дәресе уздырылды.
Компьютерда эшләү күнекмәләре төрле яшьтәгеләр өчен төрлечә. Мәктәп укучылары компьютерда эшләү кагыйдәләрен белгәнлектән,без алар белән Microsoft Power Point программасында презентация ясау буенча мавыктыргыч мастер-класс уздырдык.Эшне матур башлау өчен тема буенча рамка,рәсемнәр сайлау,фотоларны төрле формага,размерга кую,язуларны WordArt язуы буенча язу серләрен өйрәндек. Киләсе дәрестә эшләгән эшебезгә вакыт кую,битләрне күчерү һәм тавыш кую төрләрен өйрәнергә булдык.