Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Әхлак тәрбиясе – күңел хәзинәсе»-әхлак дәресе

Китап укучылар өчен китапханәдә «Әхлак тәрбиясе – күңел хәзинәсе»дип исемләнгән әхлак дәресе үткәрелде.Әхлак тәрбиягә- яхшы холык, үзеңне тота белүчәнлек, кешеләр белән аралаша белү төшенчәләре керүен укучылар белән бергә атадык.

Мәшһүр галим Ризаэддин  Фәхреддиннең «Нәсыйхәт» исемле китабының “Мәктәп әдәпләре”,“Чисталык әдәпләре” турындагы бүлекләре белән таныштык,өзекләр укыдык.

Укучылар белән төрле биремнәргә җаваплар эзләдек.Мәсәлән: төп сыйфаты булып кешеләргә әхлак тәрбиясе биреп торган мәкальләрне барладык. Балаларга мәкальләрдәге сүзләрнең урыннары буталган карточкалар таратып, шуларны дөрес итеп урнаштыру,табышмакларга җаваплар әйтү кебек уеннар бик ошады.

“Кешегә нәрсә өчен рәхмәт әйтергә була?” уенында да балалар бик теләп катнаштылар. Соңыннан  Әхмәт Исхакның “Беренче рәхмәт”шигыре кычкырып укылды.