Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Сүрелмәсен иҗат ялкыны» очрашу-кичә

Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә Яр Чаллы шәһәре язучылары Рушания Гыйләҗева һәм Роза Хәмидуллина белән очрашу узды. «Сүрелмәсен иҗат ялкыны» дип исемләнгән очрашуда Яр Чаллы шәһәре язучылары Рушания Гыйләҗева һәм Роза Хәмидуллина катнашты. Чара барышында укучылар кунакларның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, ә кунаклар исә үзчитарында үзләре, иҗатлары, китаплары турында сөйләделәр, шигырьләр, әсәрләрдән өзекләр укыдылар, тамашачыларның сорауларына җавап бирделәр, аларның чыгышлары электрон презентация белән үрелеп барды. Каләм әһелләренең шигъри юллары белән үрелеп барган әдәби кичә бик җылы һәм тәэсирле узды.