«Бөек кеше – галиҗәнап укытучы»-очрашу-кичә
Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Укытучы һөнәрен сайлау - тынгысызлык, эзләнү юлын сайлау, үз-үзенә һәм башкаларга искиткеч таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлын сайлау дигән сүз ул.
Кичәбезнең кунаклары да тормышның төрле этапларын үтеп, яшь буынны тәрбияләүдә фидакарь, батыр хезмәт белән халык рәхмәтен, ихтирамын казанып, зур дәрәҗәләргә ирешкән олуг йөрәкле шәхесләр иде.
5нче октябрь Халыкара укытучылар көне уңаеннан Аксар мәдәният йорты , китапханә белән бергәлектә үзенең актив укытучыларын җыйды. “Бөек кеше – галиҗәнап укытучы”дигән чара ,хөрмәтле укытучыларны тәбрикләү белән башланды. Кунакларга төрле кызыклы сораулар,биремнәр бирелде. Алар үзләренең беренче эш көннәрен искә алдылар,эшләгән дәвердә күңелле мизгелләрен сөйләделәр. Бәйрәм кичәсе җыр-бию,шигырь белән үрелеп барылды. Кичәбез кунаклары һәрвакыт мәдәни чараларда актив катнашалар, осталыкларын күрсәтәләр.
Укытучыларга багышланган фотозонада бергә фотога төшеп, бәйрәмне чәй табыны артында дәвам иттек. Очрашу – кичә бик күңелле узды.