«Сезнең өчен йөрәк җылыбыз»-бәйрәм кичәсе
1 октябрь – Өлкәннәр көне уңаеннан «Сезнең өчен йөрәк җылыбыз»дип исемләнгән чара , мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә узды. “Өлкәннәр көне” барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, аларның олы тормыш тәҗрибәсе, игелекләре һәм зирәклекләре өчен тирән хөрмәт белдерү һәм җылы сүзләр әйтү максатыннан уздырыла.
Кичәне өлкәннәребезне күркәм бәйрәм белән котлап,шигъри теләкләр әйтеп, ачып җибәрдек.Чара чәй табыны артында узды.