Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Бөек батырлык тарих түрендә

Аксар китапханәсендә  батырлык дәресе уздырылды.Бөек Җиңүгә багышланган дәрес: укучыларга шигырьләр, әдәби әсәрләр аша патриотик тәрбия бирү, сугыш чоры кешеләренең җиңүгә булган ышанычын, батырлыгын, рухи ныклыгын аңлату, фронтовик язучы – шагыйрьләр, авылдашларның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, тырыш хезмәтләре белән таныштыру, сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт уяту, кешеләрне хөрмәт итү хисе тәрбияләү максатыннан үткәрелде.