«Вакытлы матбугат-рухи азык чыганагы» балалар матбугаты белән танышу
Максаты: газета – журнал материалларын укучыга җиткерү, кирәкле, файдалы мәгълүматларын тормышта файдалану.
Авыл китапханәсендә китап укучылар өчен, " Вакытлы матбугат - рухи азык чыганагы" исемле вакытлы матбугат белән танышу сәгате уздырылды.
Китап укучылар игътибарына балалар өчен чыгучы “Сабыйга”, “Салават күпере”, “Непоседа” журналлары тәкьдим ителде. Китап укучылар газет-журналларның тиражы,рубрикалары белән таныштылар,кызыклы язмаларны кычкырып укыдылар. Китап, газета - журналлар – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Журналлардагы башваткыч-кроссворларны балалар бик теләп чиштеләр,уеннарны яратып уйнадылар.