Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Безнең йөрәкләрдә син, Тукай

26 апрель көнне Аксар китапханәсендә, бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан”Язлар безгә,Тукай белән бергә килә”дигән исем астында шигъри сәгать уздырылды .Кичә өчен “Сөекле шагыйребез Г.Тукайның тууына 131ел”дигән стенд һәм ”Безнең күңелләрдә син Тукай”дигән китап күргәзмәсе төзелде. Бәйрәмгә шигъри җанлы авылдашларыбыз җыелды.Кичә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты сөйләүдән башланса, аннары китап укучылар Тукай  шигырьләрен сөйләп дәвам иттеләр .

Бәйрәм татар халкының гимнына әверелгән, ”Туган тел” җыры белән тәмамланды.