Митинг: «Җиңү көне җиңел бирелмәде»
9 Май-Җиңү Көне илебезнең барлык гражданнары өчен мөһим һәм истәлекле бәйрәм, чөнки һәр гаиләдә диярлек фашист илбасарларын җиңүгә үз өлешләрен керткән ата-бабаларыбызны искә алалар. Бу вакыйга турында хәтер һәм үз халкының киләчәге өчен аяусыз көрәшкән кешеләргә хөрмәт кече яшьтән үк сеңдерергә кирәк. Бүгенге балалар – ветераннарның исән калган соңгы буын, аларның бу кешеләрнең кадерен белүләре бик мөһим. Һәр елны май көннәрендә халык дәһшәтле сугыш елларын искә ала, һәлак булган сугышчыларны искә ала.8 май көнне мәктәптән авылга Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә кадәр, укучылар колоннасы, ветераннарның фотосурәтләре белән, “Үлемсез полк” бөтенроссия хәтер акциясе узды. 10: 00 сәгатьтә һәйкәл янында бәйрәм уңаеннан«Җиңү көне җиңел бирелмәде»дип исемләнгән тантаналы митинг уздырылды. Сәламләү сүзе белән авыл җирлеге башлыгы Гильманов Ю. И. чыгыш ясады.
Мәктәп укучылары, китапханә,мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә үзешчән сәнгать номерлары күрсәттек. Митингта катнашучылар сугыш елларында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алып, традиция буенча Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнар һәйкәленә чәчәкләр һәм веноклар салдылар.