Конкурс добрых дел, изготовление поделок для ветеранов тыла
Бөек Җиңүнең 77 еллыгын каршылап,”Тамчы” кызыксынучылар клубына йөрүче балалар белән ,ветераннар өчен игелекле эшләр бәйгесе, бәйрәм открыткалары ясау дәресе уздырдык. Открыткаларга тынычлык символы-күгәрчен рәсемнәре, йолдызчыклар, җиңү ленталары, канәфер чәчәкләре беркеттек.Шулай ук эчтәлекле шигырь юллары язып ябыштырдык.Кечкенә бүләкләребезне ветераннарның өйләренә барып тапшырыр өчен, укучылар бик тырышып эшләделәр.