«Сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе»-сәламәтлек дәресе
Бөтендөнья сәламәтлек көненә карата китапханәдә «Сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе»дип исемләнгән сәламәтлек дәресе үткәрелде. Укучыларга җир йөзендә иң кадерле әйбер нәрсә?дигән сорау биреп башладык дәресне . Әлбәттә , сәламәтлек. Сәламәтлек- кеше бәхетенең ,һәр гаиләнең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк- омтылышларына ирешә, тирә юньне танып белә, җәмәгать тормышында актив катнаша, хезмәттән, физик күнегүләрдән ямь таба.
Укучылар белән –“Сәламәт булу өчен нишләргә, нинди сыйфатларга ия булырга кирәк ?”- дигән сорауларга, ромашка таҗы уенын уйнап,җаваплар таптык.