Әдәби кунакханә «Китап иле -серле дөнья»
Халыкара балалар китабы көненә багышлап,китапханәдә "Китап иле - серле дөнья" исеме белән әдәби кунакханә уздырылды. Әдәби экскурсиядә балалар бик теләп катнашты. Китап иленең кызыклыгына төшендерү, китапка мәхәббәт арттыру теләге белән, китапларны ничек уку, ничек саклап тоту кагыйдәләре турында әңгәмә уздырылды. Китапханәгә кайткан матур бизәлешле, яңа китаплар белән таныштырылды.Кечкенәләр өчен әкиятләр, шигырьләр кычкырып укылса,зуррак балалар өчен исә, дуслыкның кадерен белергә, тирә-юньдәге кешеләргә игътибарлы,ярдәмчел булырга өндәгән хикәяләр,повестьлар укырга тәкъдим ителде.