Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Көлке көлә килә"-күргәзмә-чакыру

Китап сөюче дусларга, китапханәдә “Көлке көлә килә” дигән исемдә китап күргәзмәсе ясалды.

1 апрель-көлке көне буларак, шаян да,кызыклы һәм гыйбрәтле дә иҗатлары белән танылган сатирик язучыларның китаплары тәкъдим ителде.Төрле елларда иҗат ителгән хикәяләр, шигырьләр, юморескалар, монологларны, авторлар үтемле тел белән көлеп сурәтлиләр.”Укучымның күңеле ачылсын, елмайсын,көлсен һәм тирән уйга да бирелә алсын!” дигән максат белән иҗат иткән әсәрләр, киң катлам укучыларга юллана.