"Рәсем сәнгате-серле дөнья "-очрашу-кичә
Чираттагы очрашу-кичә-авылдашыбыз Сәмия белән уздырылды. Кечкенәдән рәсемнәр ясарга яраткан Сәмия,иҗатында табигать күренешләрен чагылдырыга тырыша .Гади карандаш белән портрет жанрында да үз көчен сынап карый ул.Билгеле шәхесләрне шулкадәр тормышчан итеп тасвирлаган ки, менә-менә җанланырлар да, телгә килерләр сыман. Аларны карагач, рәсем сәнгатенең, чыннан да, тылсымлы дөнья булуына инанасың.
Сәмия 50 дән артык картина ясаган инде.Иҗат җимешләрен балаларына, туганнарына,дусларына бүләк итәргә ярата. «Рәсемне, беренче чиратта, күңел кушканга ясыйм” дип тыйнак кына елмая, безнең рәссам авылдашыбыз.