“Рәсем сәнгате-серле дөнья ул”авылыбыз рәссамы белән очрашу.
Рәсем сәнгате-серле дөнья ул.
Рәсем матур килеп чыксын өчен аны оста итеп ясау гына аз, иң мөһиме – йөрәк җылысын салу кирәк, икенче төрле әйтсәк, бу эшне яратып башкару мөһим. Андый картиналар, һичшиксез, башкаларның да күңеленә хуш киләчәк.Әнә шундый рәссамнарның берсе-авылдашыбыз Сөенеч Галимованың картиналары белән таныштык.Искиткеч матур,зәвыклы рәсемнәрдән торган күргәзмә яныннан һич китәсе килми,алар гаҗәеп соклангыч.