Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Ә.Еники"Әйтелмәгән васыять"әсәре буенча китап укучылар конференциясе

Китапханәдә Ә. Еникинең  1965 елда язылган  «Әйтелмәгән васыять»әсәре буенча китап укучылар конференциясе уздырылды. Ул − кыска повесть. Сюжеты да гади. Бүгенге көндә, милләт язмышы турындагы мәсьәләләр көн тәртибендә торган чорда, «Әйтелмәгән васыять» нең әһәмияте чиксез зур. Ул буыннар бәйләнешенең, ата-ана һәм балалар мөнәсәбәтенең нык булуын таләп итә.

94 яшьлек Миңлебай картның:”Кайтыр, насыйп булса кайтыр. Ә син учагың карый тор, учагың. Учагыңда утың сүнмәсен”,- дигәне балаларның  туган нигезгә, туган җиргә кайтсыннар, нигезне онытмасыннар, ташламасыннар, учакны сүндермәсеннәр, милләтебезнең рухын-гореф-гадәтләрен, йола –тарихын онытмасыннар, сакласыннар дигәнне аңлата.

Кичәдә һәркем үз фикерен әйтеп,әсәрнең эчтәләген ачтылар.