Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Аш-су осталыгы буенча мастер класс:«Табын бизәге»,«Һәр халыкның үз ризыгы-сые,үз нигъмәте»

“Сердәш” хатын-кызлар клубына йөрүчеләр өчен китапханәдә «Табын бизәге» ,«Һәр халыкның үз ризыгы-сые,үз нигъмәте»дигән темаларга карата кичә  уздырылды.”Һәр халыкның миллли ашларының үзенчәлеге- халыкларның тормыш рәвешенә бәйле. Һәрбер халыкның үз милли ризыгы бар”- дип, аш-суга багышланган кичәне башлап җибәрдек.
Бәйрәмгә багышланган кичәдә без татар халкының милли ашлары, ризыклары турында сөйләштек.”Татар милли ашлары”,”Татар халык ашлары”китапларына кыскача обзор ясалды. Китапларга кергән Ю.Әхмәтҗановның аш-су мирасыннан, рецептлар  тәкъдим ителде. Милли татлы ризык һәм татар халык ашларының алтын хәзинәсе булган чәк-чәк турында,аны пешерү серләре турында остазыбыз Н.Хөснетдинова сөйләде. Г.Миннуллина исә үзенең бәрәңге кабартмасының камырын ясау серләрен чиште. Җ.Мингалина бәйрәм табынының төп ризыкларының берсе булган  гөбәдия пешерү ысулына төшендерде.

Кичә чәй табыны артында дәвам итте.