Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Китапханәдә театр" театр фестивале

Театр фестивале өчен китапханәдә  “Милли йөзек кашы-театр” дигән китап күргәзмәсе эшләде.”Сихри әкият дөньясы” дигән пәрдә ,укучыларны үзенә җәлеп итте.                                                                                                                   Зәй Үзәк китапханә оештырган “Китапханәдә театр” конкурс-фестивале, балаларны китапханәгә җәлеп итү, китап укуга кызыксыну уяту һәм   сәхнәдә уйнау сәләтләрен  үстерерү максатыннан оештырылды. Китап белән очрашуны төрле  кызыклы эш  алымнары аша уздыру, аларны уйнап күрсәтү ,әдәби әсәргә  яңа сыйфат өсти. Театральләштерелгән тамашаларга әзерлек, әсәрләрне сайлап алу, репетицияләрдә катнашу укучыларның  күзаллауларын киңәйтә, кызыксынуларын  арттыра. Әсәрләрне театральләштерү , балаларга вакыйгаларда актив катнашырга,геройларны «җанландырырга» мөмкинлек бирә,чаралар тагын да мавыктыргычрак, якты, бәйрәмчә була.                                    Театр әле ул балалар күңеленә якын сәнгатьнең бер төре дә. Бала күңеле киптергеч кебек, һәр нәрсәне үзенә сеңдереп үсә. Кайчакта китап укырга яратып бетермәсәләр дә, сәхнәдәге күренешнең эченә кереп китеп, үзләренә сабак алалар, яхшы белән начарны чагыштырып, фикер йөртәләр. “Китапханәдә театр”фестивалендә, мәктәп укучылары:Мухаметдинов Данис,Сапина Адилә,Валиева Камилә,Миннуллина Самира, Хисамов Алмаз,Сафиуллин Самирлар  татар халык әкияте “Өч кыз”,рус халык әкияте “Теремкәйне” курчаклар белән пәрдә  артында уйнап, бик оста башкардылар. Өстәл театрында Рената Ходжаева һәм Дилбәр Мухаметдинова ,барлык балаларның яраткан әкияте “Шалкан”ны зур осталык белән күрсәттеләр.

Бу матур бәйрәм кичәсендә  мәдәният хезмәткәрләре  дә катнашты, алар да курчак тотып уйнадылар.