«Язучының күңел яктысы» әдәби кунакханә
Китапханәдә язучы,шагыйрь Галимҗан Гыйльмановның тууына 65 яшькә карата «Язучының күңел яктысы» исемле әдәби дәрес уздырылды.Китап укучыларны авторның тормыш юлы белән таныштырып,аның аерым әсәрләренә тукталдык.Үз каләмен әдәбиятның төрле жанрларында сынап караган автор- шагыйрь дә, прозаик та, драматург та, җыр текстлары авторы да. Аның проза жанрындагы әсәрләре тупланган беренче китабы «Тозлы яңгыр» исемле . «Албастылар», «Оча торган кешеләр» исемле күләмле әсәрләре фантастик хыялый һәм маҗараларга бай. Соңрак язылган «Ак ат сагышы», «Җанбалык», «Фәрештә», «Шартлау» кебек проза әсәрләре дә шул юнәлешкә нигезләнеп язылган.Г.Гыйльманов иҗатындагы бу үзенчәлекнең чагылуы тиккә генә түгелдер, чөнки ул «Татар мифлары» дип аталган хезмәт авторы да.
Шулай ук китап укучылар Г. Гыйльмановның шагыйрь буларак зурлар өчен дә, балалар өчен дә иҗат итүе белән дә таныштылар. Шигырьләре гади, лирик, тормышчан, күпчелегенә юмор хас.