“Күңелләрнең була төрле мәле”-җирле шагыйрә белән очрашу-кичә.
Шигърият бәйрәмен “ Шигърият шәхестән башлана. Ул һәр шәхеснең иҗат җимеше. Иҗат – хыял, үз хыялыңны үзең куып җитәргә омтылу. Ә шагыйрәләр күңеле бигрәк тә хыялга, хискә бай була” дигән сүзләр белән ачып җибәрдек. Кичәбез кунагы җирле шагыйрә, Гөлсем Мирзиянова турында китапханәче сөйләде,аның 2018 елда чыккан “Матур үтик тормыш сукмагын”дигән китабы белән таныштырды.
Гөлсем үзенең әхлак темасын да, Ходайга мөрәҗәгать итүне дә, ата-анага хөрмәтне дә, гаделлеккә омтылышны да, гаилә һәм әти-әни бәхете темаларын да чагылдырган шигырьләрен, кичәдә катнашучыларга укыды. Катнашучылар да үз чиратында аңа төрле кызыклы сораулар бирделәр:
1. Шигырь язу сәләте кемнән , каян килгән?
Беренче шигырьләреңе кайчан иҗат итә башладың һәм ул нинди шигырь?
2. Син шигырьләреңне кайчан,кайда язасың? Шигырь язар өчен күпме вакыт үтә?
3.Илһамың кайчан килә?
4. Балаларыгызга сезнең сәләт күчкәнме , алар шигырь язамы?
5.Шигърияттә тагын бер бик матур, тылсымлы, мәңгелек тема бар. Бу – мәхәббәт.Мәхәббәт турында шигырьләрең бармы?
6.Гөлсем бәхетне нәрсәдә күрә соң? Һ.б.
Кичә бик җанлы һәм күңелле узды.Шагыйрәбез безгә үзенең матур җырларын да бүләк итте.
Кичәдә катнашучылар да һәрберсе яттан, истә калган шигырьләрен сөйләделәр.Шигырь бәйрәме чәй табыны артында дәвам итте.