Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Ленинград блокадасы – тарихның онытылмас бите»-батырлык дәресе

27 гыйнвар - Россиядә хәрби дан көне. Ленинград шәһәре блокададан тулысынча азат ителгән көнгә карата мәктәптә «Ленинград блокадасы – тарихның онытылмас бите»дигән тарихи сәгать уздырылды.

Без укучыларга Ленинград камалышы, ул чактагы йончыткыч көннәр, барлык авырлыкларга түзеп, үлемне җиңгән кешеләр,балалар  турында сөйләдек.Шулай ук “Ленинград блокадасы балалары” исемле кыска метражлы фильмнар ,балаларның күңелләрендә  тирән эз калдырды.