Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Сагынып кайттык менә тагын без»студентлар белән очрашу

23 нчы январь көнне  китапханәдә студентлар көненә багышланган "Студент тормышына сәяхәт" дип аталган чара үткәрелде.

Китапханәгә килгән кунакларны китапханәче әлеге көн тарихы белән таныштырды. Чара барышында студент тормышы белән таныштылар, кызыклы сорауларга җаваплар  бирделәр, уеннар уйнадылар.  Китапханәче әзерләгән, студентларның көндәлек тормышыннан алынган, конкурс биремнәре (тулай торак, зачетка, шпаргалка) барысына да бик ошады. Студентлар көненә багышланган чара, истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.