Ак кәгазьдә күңел нурлары
Авыл китапханәсендә “Ак кәгазьдә күңел нурлары”дип исемләнгән очрашу-кичә булды.Җирле язучы-шагыйрьләребезнең яңа иҗат җимешләре белән таныштык.Фәйрүзә апа Әхмәтованың “Ачы миләш тәме”,”Гомер сукмагын сүткәндә” китапларыннан шигырьләр тыңланды.
Гөлнур апа Әхмәтҗанова-район,республика газеталарына,берсеннән-берсе матур,эчтәлекле мәкаләләр яза.Аның “Балама хат”дип аталган әсәре М.Гайнуллина башкаруында интернетта бар.Бергәләп шул язманы тыңладык. Шулай ук ,китапханәгә яңа кайткан ”Туган яктан илһам алып...”дигән җыентыкка да, Гөлнур апаның “Әтием истәлеге”дип исемләнгән моңсу хикәясе кертелгән.(Аны кычкырып укыдык.) Матбугатта төрле елларда басылып чыккан мәкаләләреннән, Гөлнур апа Әхмәтҗанованың “Уйлану”дигән китабы басылып чыкты.Әлеге китап-җыентыклар белән китап укучыларны һәрдаим таныштырып торабыз.
Кичә-очрашуда авыл советы җитәкчесе-Гыйльманов Ю.И. та катнашты.Ул кунакларга иҗади уңышлар теләде.