«Цифрлы мөмкинлекләр»-компьютер белеме дәресе
2022 ел Татарстаныбызда “Цифрлаштыру елы” уңаеннан китапханәдә төрле чаралар уздырыла. Чираттагысы компьютер белеме нигезләренә төшенергә теләгән китап укучылар өчен «Цифрлы мөмкинлекләр» дигән дәрес уздырылды.
Цифрлаштыру, беренче чиратта, гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшырту, аларның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү һәм керемнәрне арттыру, шулай ук бизнесның конкуренциягә сәләтен арттыру мөмкинлеге бирә торган корал.