Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Информация сәгате: «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк»

2022 ел Русия халыкларының мәдәни мирасын саклауга багышлап һәм   “Музей һәм балалар” атналыгында  «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк»дип аталган тематик дәресне мәктәп музеенда  уздырдык.Укучыларны музейдагы  һәр тарихи әйбер белән таныштырдык.

Музейлар – бүгенгене үткән белән тоташтыручы күпер.
Музейлар үз халкының данлы тарихы, даһи шәхесләре, бөек мәдәнияте белән горурлана. Музейларда бөтен бер халыкның тарихы, әдәбияты, сәнгате. Музей – ул хәтер хәзинәсе.
Халкыбызда кадерләп сандыкларда сакланган яки ваемсызлыкка очрап чәчелеп – аунап яткан ядкарьләрне эзләп табып кире халыкка кайтарган, тарихыбызны барлап, милли хәтеребезне яңарткан хәлдә генә, без милләт булып сакланып кала алабыз.
Аксар авыл мәктәбендә туган якны өйрәнү музее 1982 елдан  бирле эшли.