Журналга күзәтү:"Яшүсмер!Ялкын журналы синең өчен!"
Хөрмәтле яшүсмер дустым!
"Ялкын" журналының ноябрь аенда сиңа сөйлисе темалар, бәхәсләшәсе мәьсәләләр шулкадәр күп, белсәң!
Тышлыктан сиңа, кулларыңа чәчәкләр тоткан, үзе уңган, үзе сөйкемле Альбина Хәбибуллина каршы ала. Аның кызыксынулары, президент булса, ниләр үзгәртергә теләве турында Альбина белән әңгәмәдә укый аласың.
Журналның беренче битләреннән үк сине көз һәм кыш айларына киенү трендлары турында язма каршы ала. Тренд булса да, киемнәр җылы һәм уңайлы булырга тиеш.
Шәхес сәхифәсендә сине, шулай ук, «Шаян ТВ» каналы алып баручысы Зилә Хәбибуллина, 1 миллионнан артык язылучысы булган тиктокер Рәзил, кадет мәктәбенең серләрен ачучы Арча егете Вәлиев Ильяс һәм СММ өлкәсендә шактый тәҗрибә туплаган Эдгар Мавлиеев турында язмалар көтә.
Сүз уңаеннан, син Пушкин картасын кулланып карадыңмы әле? Ул карта әйләнешкә кергәнгә инде ике айдан артык вакыт узган, билгеле бер нәтиҗәләр дә ясый башларга вакыттыр. Төрле театрлар администрациясе, яшүсмерләрдән бу турыда сораштырулар оештырылган.
Моргенштерн турында ишетмәгән-белмәгән кеше калмагандыр да инде, бу шәхес үзенең популярлык дәрәҗәсен саклый белә. Ноябрь санында аның популярлык серләре турында да языла.
Шулай ук, бу санда быелгы Нобель премиясе нәтиҗәләре, Казанда эшләп килүче «Circle» аңлы яшьләр клубы, «Ихлас» инклюзив балалар театры студиясе турында язмалар да бар. Вокал һәм хор укытучысы Альбина Маликовадан белән исә җырчы булуның серләре турында белергә мөмкин.
Шулай ук серле һәм куркыныч Хеллоуин бәйрәменә дә тукталмый кала алмаганнар. "Оялчан алма "сәхифәсендә бертуганнар арасында мөнсәбәтләр темасын күтәрелә.
«Кальмар уены» турында. Ни өчен бу сериал шулкадәр попуярлык казанган соң?укыгач белерсез!
Шулай ук, «Нур» телестудиясе балаларының ничек «Орлёнок» лагерена килеп эләгүләре, студентның көндәлегеннән кечкенә өземтәләре белән дә танышырсыз, кызыклы булачак!
Ә «Ялкын» журналының тарихына сәяхәт турында язманы укып, син әти-әниләрең, ә, бәлки, әби-бабайларың да хәтерләгән «Ялкын» турында белерсең яки бергәләп укырсыз.
Иҗат сәхифәсенең беренче битләрен исә яраткан язучыбыз, балаларның якын дусты булган Шәүкәт Галиевның тууына 92 ел һәм Ләбиб Леронга 60 яшь тулуга багышлана. Шулай ук сине Алисә Фәрдиева белән Алия Мөхәткәримова иҗатытурында язма һәм Ильяс Фархуллин шигырьләре көтә.