"Чын театр мәктәптән башлана"-тематик дәрес
Бөтенроссия «Театр һәм балалар» атналыгы кысаларында китапханәдә”Чын театр мәктәптән башлана" дигән тематик дәрес уздырылды. Дәрес өчен драматургларның, балалар күңелен аңлап туплаган пьесалары кулланылды. Мәктәп чоры – кеше күңелендә гүзәл хатирәләр калдыра торган вакыт. Укучыларга туган телебезгә, туган илебезгә мәхәббәт уятыр, дөньяда үз урынын табар, башкаларның хәленә керә белер, аларны аңлар өчен спектакльләрдә катнашып яки аларны карап гыйбрәт ала белергә тиеш икәнлекләре турында аңлаттык.Мәктәп сәхнәсендә куяр өчен гыйбрәтле, хикмәтле,шаян драма әсәрләре белән таныштык. Нинди яшьтә булуга карамастан, кеше әкиятләрдә ниндидер серле, дулкынландырган хәзинә ачарга мөмкин. Бала вакытта әкиятләр тыңлап, кеше үзе дә уйламыйча тормыш турында мәгълүмат туплый, шуңа күрә “Әкият безне нәрсәгә өйрәтә? дигән сорау аша "әкият дәресләрен" танып белү кечкенәдән башланырга тиеш. Һәр баланың күңелендә ирекле театральләшкән уен теләге яшерелгән.
Укучылар Г.Гыйльмановның “Булат нигә яхшы укый?”,Аманулланың “Кар калада Яңа ел” әсәрләен рольләргә бүлеп укыдылар.Азактан әсәрләр буенча фикер алыштык.