Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Казан утлары" журналына күзәтү.


“Казан утлары” — 1922 елда чыга башлап дистә еллар буена татарның төп журналы булган, милләт гамен чагылдырган саллы һәм данлы басма. Ул хәтта Бөек Ватан сугышы чорында да, СССРда күп кенә газета-журналлар ябылып торганда да чыгудан туктамаган.
Татар язучыларының иң яхшы романнары, повестьлары, хикәяләре әүвәл шушы журналда дөнья күрә. Биредә шулай ук пьесалар, күренекле шәхесләребезнең истәлекләре һәм көндәлек язмалары, театрыбыз һәм җыр сәнгатебез турындагы мәкаләләр, юмор-сатира әсәрләре һ.б. басыла.

Сүзем "Казан утлары"журналының 9-11 саннарында басылып чыккан Рифә Рахманның "Татар кызы" романы турында.
Ирләр белән иңгә-иң торып тормыш тарткан Татар кызы! Кем син?Нинди син? Узган гарасатлы гасыр,яшәгән тирәлегең ничек үзгәртте сине?Ниләрдән рухыңны сындырмаслык көчләр аласың?Нинди сыйфатларыңны балаларыңа,оныкларыңа биреп калдырырга ашкынасың?Синең хакта башка кавемнәр ничек уйлый?

Хөрмәтле китап сөюче дусларым! Шушы сорауларга җавапларны син , журналдагы әсәрне укып чыгып алырсың.