Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Игътибар яңа китап!-обзор

Хөрмәтле китап сөюче  дусларым! Кичә китапханәгә Салихҗанов Ильясның “Без детдом балалары” исемле китабы кайтты.

Мөслим районының Түбән Табын авылында туган Ильяс ,икенче сыйныфтан Актаныш районындагы Такталачык авылы балалар йортында тәрбияләнә. Сигезенче сыйныфны тәмамлаганда,андагы балалар йорты таркатыла һәм аны Зәй районындагы Бигеш балалар йортына күчерәләр.Егет унынчы сыйныфны тәмамлагач,Казан авиация институтында укый.Заводта конструктор-технология бюросы җитәкчесеннән,1998 елда газета эшенә күчә,әдәби әсәрләр иҗат итә.

Үстергән тәрбияче-педагогларга рәхмәт йөзеннән язылган  китапта, автор үзенең ятим калуын һәм балалар йортында ничек тәрбияләнүен документаль төгәллек белән сөйләп бирә.Андагы бергә үскән детдомлыларның гаҗәеп дуслыгы,яшьлек иртәсендә бөреләнгән мәхәббәт, хис-тойгылары матур итеп тасвирлана . Шулай ук китапта, авторның халык тормышы чагылдырылган хикәя-очерклары да урын алган.