“Татар шигъриятендә –укытучы образы”-онлайн шигъри дәрес
Укытучылар көненә багышлап,онлайн шигърият сәгате уздырылды. Дәрестә безнең татар әдәбиятында байтак шагыйрьләр – үз әсәрләрендә иҗтимагый яшәешнең мөһим атрибуты булган укытучы образын, аның җәмгыятьтә тоткан урынын, хезмәтенең әһәмиятен, шәхси тормышы һәм һөнәри эшчәнлеге үзенчәлекләрен, характер сыйфатларын, халыкны аң-белемле итүгә керткән өлешен һәм шул юлдагы көрәшен, укыту-тәрбия алымнарын да гәүдәләндерүе турында сөйләнде.
Мәсәлән:Энҗе Мөэминова “Укытучыма” шигырен Әлмәт районының Габдрахман авылында укытучы булып эшләгәндә яза.
Җыерчыклар күбәйсә дә йөзегездә,
“Күзлек көче” кирәксә дә күзегезгә,
Яшьлек дәрте сүнми Сезнең эшегездә.
Шуңа күрә картаймыйсыз үзегез дә.
Җыерчыклар күбәйсә дә йөзегездә,
“Күзлек көче” кирәксә дә күзегезгә,
Яшьлек дәрте сүнми Сезнең эшегездә.
Шуңа күрә картаймыйсыз үзегез дә.