«Тормыш матур бердәм булганда»- аралашу сәгате
Китап укучылар өчен 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көненең тирән рухи мәгънәгә ия булуы турында аралашу сәгате үтте. Тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдырган
бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәмнең 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташуы турында мәгълүмәт бирелде укучыларга.Төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без - көчле халык. Без бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә тиешбез дигән теләктә дәресне тәмамладык.