Игелеклелек көне-"Открыткаларда котлау сәламе"
Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан,китапханәдә укучылар белән открыткалар ясау дәресе оештырылды. Һәркем үзенә ошаган открытка ясады,аның артына котлау сүзләре язып ябыштырдык.Барлык открыткалар да матур килеп чыкты. Укучылар аларны өлкәннәрнең өйләренә барып,яисә урамда бүләк иттеләр.Өлкәннәр укучыларның үз куллары белән ясаган бүләктән канәгать калдылар, уртак аралашудан бик күп уңай эмоцияләр алдылар.