Музыкаль-тематик кичә:"Дәрьяларны горур гизгәнсез"
25 июль-Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан ,мәдәният йортында уздырылган музыкаль-тематик кичә:”Дәрьяларны горур гизгәнсез” дип исемләнгән иде.Кичә өчен шул исемдә фотозона ясалды,шулай ук язучы М.Юнысның тууына 80 яшькә “Җиде диңгез кичкән әдип” дигән китап күргәмәсе төзелде.Күргәзмә буенча кыскача күзәтү ясалды. Бәйрәм, кичәгә чакырылган ветеран морякларны бәйрәм белән котлаудан башланды.Аннан кичәдә катнашучыларны әлеге көн тарихы белән китапханәче таныштырды.Кичә концерт номерлары белән үрелеп барылды. Моряк егетләргә төрле кызыклы сораулар биреп,хезмәт иткән елларын искә алдылар.