Әдәби сәгать:"Җәй җылы китап белән"
Балаларның җәйге каникулында ,китапханәдә яңа китаплар буенча , кычкырып укулар оештырылды. Шулай ук балалар журналлары (Сабантуй,Салават күпере, Непоседа) белән танышып: башваткычлар, ребуслар чишелде,уеннар уйналды.Журнал битләрендә бирелгән төрле биремнәргә җаваплар табылды.Рәсем өлешләрен кисеп ,бер-берсенә дөрес тоташтырып,биремдә яшерелгән рәсемнәр табылды. Балалар “Киемнең тарихы белән таныш”сәхифәсен бик яратып башкардылар. Алар һәр киемне кайчы белән кисеп,курчакны киендерделәр.