Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

“Табигать күренешләре энциклопедиясе ”-экологик дәрес

Балалар өчен табигать кочагында “Табигать күренешләре” дигән экологик дәрес уздырылды.Аларны энциклопедиягә кергән табигать күренешләре белән таныштырып ,кыскача белешмә бирдек.Китапта һәрберсе кызыклы да,гыйбрәтле дә мәгълуматлар,шигырьләр һәм рәсемнәр белән тулыландырылган. Балаларга:

-Җил нәрсә ул?Нинди җилләр була?

-Давыл ничек барлыкка килә?

-Челлә,өермә ,салават күпере турында ниләр беләсез? Һ.б. сораулар бирелде.

Табигать күренешләренең файдасы һәм зыяны турында сөйләнде.Дәресне китапка кергән шигырьләрне уку белән бергә бәйләдек.