"Хәрәкәттә-бәрәкәт"-туплы уеннар
Балалар дөньясы – бик үзенчәлекле, бик җанлы, кызык дөнья. Алар эшсез,хәрәкәтсез тора алмыйлар. Шулай булмасалар, балалар җитез, сәләтле, нык һәм ихтыяри көчле кеше булып үсә алмаслар иде. Алар, берничә бала бер җиргә җыелдымы, шунда ук бер уен оештыру ягын карыйлар. Ял сәгатьләрендә аларның иң күңелле һәм файдалы шөгыльләре шул уеннар була. Уеннар вакытында балаларда бердәмлек, бер-берсенә ярдәм итү теләге туа. Алар уен вакытында шатланырга, эшләгән эшләреннән риза, канәгать калырга тиешләр.
Чираттагы уеннарның берсе туплы уены булды.Уенда җанлы һәм җансыз яки ашый торган һәм ашамый торган предметларны әйтеп туп ыргытырга,кем тупны дөрес тота ул уенда кала, дөрес түгел икән уеннан чыга.
Шулай ук «Тупны ыргыт һәм хайваннарны әйт» туп ыргытулы уены.Яисә «Тупны ыргыт һәм яшелчәләрне әйт», «Тупны ыргыт һәм транспортларны әйт» уеннарын балалар бик яраттылар.