“Бер җылы сүз җитә кешегә”-әфганчы егеттә кунакта
Мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә,әфганчы Айрат абыйлары янында укучы балалар белән кунакта булдык.Аның хәл-әхвалларын сорашып, концерт номерлары күрсәттек. М.Резедә”Ак чәчәкләр”җырын, К.Анастасия “Әнкәй яшел тирәгем”җырларын бик матур җырласалар, М.Самира исә Г.Тукайның “Туган авыл” шигырен яттан сөйләде. Баязитов Д. җырга кушылып кашыкта бик оста уйнады.Баянчы егетебез Ахметшин Р.үзенең моңлы җырлары белән күңелләрне тибрәндерде. Айрат абыйлары,аның әнисе Миннеруй апа рәхмәтләр әйтеп,тагын чакырып калдылар.
Кешеләргә бер җылы сүз җитә...
Күп тә түгел...бары бер генә...
Тик шул җылы сүзне онытмыйча,
Вакытында әйтә бел генә....