"Китаплы җәй"-китапханәгә экскурсия
Җәй – иң матур һәм иң күңелле вакыт! Ә җәйне китап белән үткәрү - тагын да кызыклырак! Авыл китапханәсендә, җәйге каникул чорында, "Китаплы җәй" исемле җәйге уку программасы эшләде. Китапханәче балаларның буш вакытларын файдалы үткәрү максатыннан әдәби сәяхәтләр, кычкырып укулар, укылган китаплар буенча фикер алышулар, викторина, кызыклы уеннар оештырды. Шулай ук шәһәрдән кунакка кайткан балалар да китапханәгә теләп йөриләр. Быелгы җәй алар күңелендә күңелле мизгелләр белән генә түгел, ә “Китаплы җәй “ исеме белән дә истә калыр.Алар өчен китапханәгә экскурсия уздырылды,яңа китапларга обзор ясалды.